17 февраль көнне Шәтке авыл мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләрнең иҗади концерт булып үтте. Һәр чыгыш тамашачыларның күңеленә хуш килде. Үзешчәннәр әзерләгән концерт жюри һәм авыл халкы тарафыннан җылы кабул ителде. Конкурс 2024 елның 1 февраленнән 31 мартына кадәр ирекле график буенча, клуб берләшмәләренең отчет концерты формасында, һәр мәдәният учреҗдениесендә үтәчәк.
Киләсе концерт 18 февраль Ямбулат авыл клубында узачак
|