15 октябрь ел саен Бөтендөнья авыл хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу авылда яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар бәйрәме, алар гаиләне һәм аның традицияләрен, әхлакый тамырларын саклый. Бу бәйрәм авылда эшләүче хатын-кызлар һәм башка өлкәләр бәйрәме.
Халыкара авыл хатын-кызлары көне беренче тапкыр 2008 елның 15 октябрендә билгеләп үтелде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясенең 2007 елның 18 декабрендәге резолюциясе бу көнне рәсми рәвештә игълан итте ."Авыл хатын-кызларының, шул исәптән җирле хатын-кызларның һәм аларның авыл хуҗалыгы , авыл үсешен тизләтүдәге өлешләрен" таныды.
Әлеге уңайдан 15 октябрьдә, Айдар авыл мәдәният йортында Бөтендөнья авыл хатын-кызлар көненә багышланган "Без бит авыл кызлары" исемле кичке утырыш түгәрәк өстәл артында үтте . Очрашу кунаклары төрле яшьтәге хатын-кызлар иде. Чара дәвамында лирик җырлар һәм шигырьләр җылы һәм бәйрәм атмосферасы тудырды. Кичә кайнар чәй һәм коймак белән сыйланып дәвам итте.
|