phone +7 (499) 787-77-77 mail lorem_ipsum@bayer.org
menu

10:24
новости

Татар халкының биюләре күп гасырлык зур тарихка ия. Бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, алар үзләренең гүзәллеге һәм грациясе белән искиткеч хәрәкәтләр булдырганнар. Татар биюләренең элементлары нәфислеге һәм матурлыгы, бер үк вакытта тәвәккәллеге һәм төрле элементларның байлыгы белән таң калдыра. Яшь буынга да әлеге биюләрне өйрәтү максатыннан Баландыш мәдәният йортында “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Әйдә, бас” исеме астында мастер-класс үткәрелде. Катнашучылар милли бию хәрәкәтләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнделәр.

Просмотров: 130 | Добавил: rdk_2001 | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 0
avatar