Көз — табигатьнең искиткеч һәм серле фасылы. Ул җәй белән кыш арасында күпер ролен үти, һәм һәр ел саен кабатланса да, һәрвакыт үзенчә матур һәм үзенчәлекле булып тора.
Көзнең беренче билгеләре инде август ахырында, сентябрь башында ук күренә башлый. Яфраклар әкренләп алтын, кызгылт һәм сары төсләргә буяла. Урманнар шул мизгелдә гаҗәеп матур күренеш ала, чөнки бу вакытта табигать чын сәнгать әсәренә әверелә. Төрле төстәге яфраклар җиргә коела, аяк астында кыштыр-кыштыр килеп торалар. Көз килү белән, яфракларның төсләре үзгәрә: яшел яфраклар алтын, кызыл һәм корыч төсләргә керә. Бу вакытта агачларның матурлыгы күзне җәлеп итә. Көз – уңыш вакыты да. Бәрәңге, кишер, кабак, алма һәм башка җимешләр өлгерә. Кешеләр бакчаларыннан уңыш җыя, кышка запаслар әзерли. Көзнең тәмле җимешләре безгә табигатьнең байлыгын күрсәтә.
Күкчә авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре төрле берләшмәләргә йөрүче балаларга “Көз могҗизалы мизгел” дигән исем астында рәсем ясау дәресе оештырдылар. Көзнең матурлыгын һәркем үзенчә күрә, үзенчә ясый. Рәсем булып төшерелгән көз мизгелләре балалар күңелендә озак сакланыр.
|