Без иң гүзәл кеше икәнбез...
Һәрберебез бәйрәм алдыннан ниндидер могҗиза көтә. Сабыйлар күңеленә орлык салучы укытучы үзе дә аның артыннан ияреп , бала булып каладыр , мөгаен.
Елдагыча үткәрелә торган укытучылар көне быел да үз җаена үтеп барган мәлдә , безне , мөгаллимнәрне, Баландыш авылы мәдәният йортына дәштеләр. Бинабыз бик матур, үзенә тартып тора, хезмәткәрләре мөлаем елмаеп каршы алдылар. Безнең балачакны искә төшереп пионерлар белән башланган тамаша күз ачып йомганчы үтеп китте, әбиләр әйтмешли, “бер кашык су белән йотарлык” булды. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, аһәңле шигъри юллар безнең күңелләрдә озак сакланыр әле.