21 сентябрь көнне Казаклар авыл клубы китапханә белән берлектә «Хыялый яшьлек» берләшмәсе кысаларында “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Чарада укучыларга наркотиклар һәм аларның кеше организмына тәэсире турында сөйләнде. Әңгәмә барышында яшьләрне наркотик омутка кем һәм ничек тарта, психоактив матдәләрне сынап карарга тәкъдим итүчеләргә ничек каршы торырга, кешенең наркотикларга бәйлелеге, аларны куллану нәтиҗәсендә шәхеснең таркалуы турында белделәр. Чара барышында китапханәче «Бер ялгыш адым һәм…бер гомер» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.