12 ноябрьдә Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре "Терроризм - җәмгыятькә куркыныч яный "дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Терактлар булган очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде. Шикле предметлар табылса, үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга кирәклеге һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләштеләр.
м
|