Кичә Балыклы авылы мәдәният йортында Күкчә авылы үзешчәннәре Данил Салиховның "Хатын түгел - аждаһа" спектаклен куйдылар. Артистларның һәркайсы үз рольләрен искиткеч осталык белән башкардылар. Алар арасында үз авылыбызның яраткан артисты Айзат Галиәхмәтовның да булуы бик сөендерде. Артистларыбызның һәрберсенә һәм дә җитәкчеләре Рәйхана Антоновага һәм ярдәмчеләре Илсөяр Сәләховага зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Яңа, зур сәхнәләрдә кабат очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калабыз.Әминә Сафиуллина
|