10.01.20231 көнне Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында коррупцияга каршы түгәрәк өстәл үткәрелде. Соңгы елларда коррупция проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә: халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара даирәдә алгы планга чыга. Ул борынгы заманнарда ук туган катлау социаль күренеш буларак яшәвен дәвам итә. Коррупциянең тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирү гадәтенә барып тоташадыр. Кыйммәтлерәк бүләк тапшыручыларның гозере тизрәк үтәлгән. Шуңа күрә борынгы кабиләләрдә каһиннәргә бүләкләтә түләү норма саналган.Гади тел белән әйткәндә, коррупция – шәхси максатларда ачык мөмкинлекләрдән файдалану дигән сүз ул.
|