17январьдә укучылар белән "Коррупциягә юл юк" дип исемләнгән әңгәмә булып узды.
Соңгы елларда коррупция проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә: халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара даирәдә алгы планга чыга. Ул борынгы заманнарда ук туган катлау социаль күренеш буларак яшәвен дәвам итә. Коррупциянең тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирү гадәтенә барып тоташадыр. Кыйммәтлерәк бүләк тапшыручыларның гозере тизрәк үтәлгән. Шуңа күрә борынгы кабиләләрдә каһиннәргә бүләкләтә түләү норма саналганын анлатылды.
|