phone +7 (499) 787-77-77 mail lorem_ipsum@bayer.org
menu

Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты фестивалендә

Просмотров: 191 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 21.03.2023 | Комментарии (0)

18 март көнне Иске Җөридә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Хәзинә" театр берләшмәсе үзешчәннәре көче белән Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне куючы режиссер - әлеге мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллин. Чара зур аншлаг һәм тулы зал белән үтте. Спектакль дәвамында үзешчәннәр осталыгына соклану һәм кул чабулар тынып тормады. Ә азактан тамашачы торып басып артистларны алкышларга күмде, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Просмотров: 189 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 21.03.2023 | Комментарии (0)

Караширмәдә “Нәүрүз” бәйрәме узды

Район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру буенча зур эш алып барыла.

Бүген Караширмә авылында да күңелле язны каршы алу бәйрәме - "Нәүрүз" узды.
Һава торышы да нәкъ бәйрәмчә – кояшлы һәм җылы булды. Бала-чагалар, зурлар саф һавада рәхәтләнеп татар халкының милли уеннарын уйнады, биеде-җырлады. Гомумән, бераз гына булса да онытылып, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Бәйрәм чарасында , матур йоласына туры китереп , зур казанда ботка пешкән. Фото- видеолардан күргәнегезчә, ботка пешерүдә бөтен авыл катнашкан, чөнки, мәдәният хезмәткәрләре авыл буенча йөреп, боткага кирәк - яракны үзләреннән җыйган. Молодцы димичә, ни диясең инде менә!

... Читать дальше »

Просмотров: 199 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 20.03.2023 | Комментарии (0)

Һәр ел саен язгы чәчүләр алдыннан уздырыла торган Нәүрүз бәйрәменең быелгысы да Алан авылында матур итеп узып китте. Электән килгән гореф-гадәтләр искә алынды, җыр-бию, уен-көлке мулдан иде, килгән кунаклар җылы ризык белән сыйланды.

Оештыручылар бәйрәмдә тәмле пловның спонсоры Илдар Фазылҗановка һәм плов пешерүче Заир Кинжаевка зур рәхмәтләрен җиткерә!

 

Просмотров: 219 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 20.03.2023 | Комментарии (0)

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез “Карга боткасы”. Борын-борында кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен көннәр җылынып гөрләвекләр ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы”дип атаганнар Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Менә быелда, 18март көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре кошларның җылы яктан кайтуын билгеләп үттеләр. Укучылар белән “Түгәрәк”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы”уеннары уйналды. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Урамда казанда ботка пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр барысыда( олысы да, кечесе дә) ботка белән сыйландылар.

... Читать дальше »

Просмотров: 193 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 20.03.2023 | Комментарии (0)

14 март көнне Әбде мәдәният йортында спорт күңел ачу чарасы узды. Мәдәният йорты директоры актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаштыруны куз алдында тотып сәламәтләндерү аэробикасы белән шөгыльләнү ,"Аэробик пик"чарасын башлап җибәрде.
Барлык катнашучылар да биремнәрне рәхәтләнеп үтәделәр һәм бер-берсенә ярдәм иттеләр. Чараның төп максаты ирешелде, кәеф искиткеч иде. Чараныңберенче көнне үк массакүләм булуы шатлыклы булды: теләүчеләр –өлкән яшьтәге кешеләр, үз сәламәтлекләренә битараф булмаганнар, аралашуны һәм хәрәкәтне үз иттеләр.
Хөрмәтле ханымнар! Яшегезне дөрес кабул итегез, хәрәкәт өчен вакыт бүлегез, уңай эмоцияләр алыгыз. Боларның барысын алгач кына сез сәламәт һәм матур була аласыз!.Бу безнең кызларның төп девизы!

... Читать дальше »

Просмотров: 209 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 17.03.2023 | Комментарии (0)

Большеметескинский сельский дом культуры детский коллектив "Балкыш"
#уенфестконкурс2023
https://cloud.mail.ru/public/zsZY/sL9aK1Fed

 

 

Просмотров: 233 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 17.03.2023 | Комментарии (0)

Бүген Әтнә районында "Созвездие-Йолдызлык 2023" республика фестиваленең зона этабында җиңү яулаган кызларның, егетләрнең чыгышын тамаша кылабыз. Алар арасында Теләчебезнең дә талантлы балалары бар.

 

Просмотров: 198 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 17.03.2023 | Комментарии (0)

Коррупция –это своеобразная болезнь общества. Это явление наблюдается в мире еще с давних времен. Борьба с коррупцией –это одно из основных устремлений современности, которую нужно решать. В Айдаровском сельском Доме культуры 16 марта с целью просвещения пропаганды и формирования антикоррупционного мировоззрения, развития правового сознания провели акция выпуск буклетов. Акция поможет разъяснить как не давать и не брать взятки; а так же предавать гласности случаи коррупции, получение знаний и формирование отрицательного отношения к коррупции.

Просмотров: 194 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 17.03.2023 | Комментарии (0)

Баландыш мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, укучылар өчен “Татар өендә кунакта” дигән сәяхәт үткәрелде. Чарада катнашучылар ерак үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: татар халкының гореф-гадәтләре турында белделәр, татар өе һәм аның бизәлеше , көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Чара татар халкының традицион тәм-томнары - коймак һәм бавырсак белән чәй эчү белән тәмамланды. Бу чара укучыларны татар халкының рухи һәм матди культурасына җәлеп итәргә, ата-бабаларының тормыш рәвеше, көнкүреше, хезмәт кешеләре белән таныштырырга ярдәм итте.

В Баландышском СДК, совместно с сельской библиотекой, для учащихся состоялось литературное путешествие под названием “В гости приглашает татарская изба”. Участники мероприятия совершили увлекательное путешествие в далекое прошлое. Они узнали о традициях татарского народа, познакомились с татарским домом и его убранством , предметами быта. Завершилось мероприятие чаепитием с традиционными татарскими с ... Читать дальше »

Просмотров: 224 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 16.03.2023 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 48 49 50 51 52 ... 61 62 »