|
13нче февраль көнне Теләче мәдәният йорты үзешчәннәре тәҗрибә уртаклашу максатыннан Саба аграр көллиятендә булып кайтты. Алар студентларга үзләренең матур чыгышларын, җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Әлеге составта Баландыш мәдәният йорты мөдире Тимербайев Илсаф та бар иде.
. . |
14 февраль – халыкара китап бүләк итү көне. Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында һәм өйдәге китаплар белән башкаларны да таныштыру өчен оештырыла. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!” дигән бөтенроссия акциясе булып узды. Җыелган китаплар төрле, төрле. Чөнки бу китаплар төрле характердагы һәм төрле профессия кешеләрендә яшәгәннәр. Шуңа күрә дә алар тагын да кызыклырак. Ә хәзер бу китаплар башка кешеләргә хезмәт итәчәкләр. Бу китапларның һәрберсен кабат- кабат яратып укый торган үз китап укучылары булачак, без аларның һәрберсенә урын табачакбыз. Мин бу акциядә катнашучы даими укучыларыма рәхмәтле. |
12февральдá Алан авылында "Итекле хоккей" уены булып узды . |
11 февраля в сельском клубе посёлка Лесной к году национальной культуры и традиции провели вечер татарских игр. Рассказали о том , какие игры были присущи для различных наций.А уже главным моментом данного мероприятия стало проведение татарской национальной игры "Китте йозек куллардан", которая и по сей день является любимой детской игрой . Для проигравших давали заданиятразличного характера: бегали, прыгали ,танцевали и пели. |
С 2012 года регулярно 14 февраля отмечается как Международный день дарения книг. Этот день объединяет всех, кто дарит детям книги, воспитывает у малышей любовь к чтению. |
Ел саен 8 февральдә Россия фәнни берләшмәсе үзенең һөнәри бәйрәмен - Россия Федерациясе Президенты Указы белән 1999 елда гамәлгә куелган Россия фәне көнен билгеләп үтә. Авыл мәдәният йортында мастер-класс узды, анда балалар үзләрен чын галимнәр итеп тойдылар. |
Президент Татарстана Рустам Минниханов объявил 2023-й Годом национальных культур и традиций. В связи с этим событием 10 февраля работники культуры села Кукча проводили фольклорный вечер на тему“Милли уеннар – тәрбия хәзинәсе”. На мероприятии изучали забытых игр татарского народа. В исполнении детей прозвучали произведения устного народного творчества. Дети познакомились с понятием «фольклор». Мероприятие направлено на популяризацию фольклора среди подрастающего поколения. Так же мероприятие способствует продвижению народного устного творчества. |
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! 1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыды. Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерде. Шул еллардан бирле күп сулар аккан. Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада. Бу турыда безнең онытырга хакыбыз юк. Сугышның дәһшәтен, әфганчыларның батырлыгын искә төшерү максатыннан 11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ Әфганстан - йөрәк ярасы “ – дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр. |
Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына.Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Шул уңайдан Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре милли рухтагы күргәзмә ясап куйдылар. Күргәзмәдә татар халкының милли баш киемнәре урнаштырылды. Борынгы сөлгеләр дә урын алды. |