Караширмәдә “Нәүрүз” бәйрәме узды
Район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру буенча зур эш алып барыла.
Бүген Караширмә авылында да күңелле язны каршы алу бәйрәме - "Нәүрүз" узды.
Һава торышы да нәкъ бәйрәмчә – кояшлы һәм җылы булды. Бала-чагалар, зурлар саф һавада рәхәтләнеп татар халкының милли уеннарын уйнады, биеде-җырлады. Гомумән, бераз гына булса да онытылып, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Бәйрәм чарасында , матур йоласына туры китереп , зур казанда ботка пешкән. Фото- видеолардан күргәнегезчә, ботка пешерүдә бөтен авыл катнашкан, чөнки, мәдәният хезмәткәрләре авыл буенча йөреп, боткага кирәк - яракны үзләреннән җыйган. Молодцы димичә, ни диясең инде менә!
![](https://sun9-27.userapi.com/impg/hDzcbzb5LGH3j3Pw6nDN5xBipQoEZcb_1ICwAQ/FRxVctmkrws.jpg?size=1152x648&quality=95&sign=6ec9c61878b5d3721ab449c9c3fc4b81&type=album)
|