Суббота
27.07.2024
11:41
Приветствую Вас Гость
RSS
 
МБУ «Районный дом культуры» Тюлячинского МР
Главная Регистрация Вход
»
Меню сайта

Статистика

Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0


Караширмәдә “Нәүрүз” бәйрәме узды

Район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру буенча зур эш алып барыла.

Бүген Караширмә авылында да күңелле язны каршы алу бәйрәме - "Нәүрүз" узды.
Һава торышы да нәкъ бәйрәмчә – кояшлы һәм җылы булды. Бала-чагалар, зурлар саф һавада рәхәтләнеп татар халкының милли уеннарын уйнады, биеде-җырлады. Гомумән, бераз гына булса да онытылып, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Бәйрәм чарасында , матур йоласына туры китереп , зур казанда ботка пешкән. Фото- видеолардан күргәнегезчә, ботка пешерүдә бөтен авыл катнашкан, чөнки, мәдәният хезмәткәрләре авыл буенча йөреп, боткага кирәк - яракны үзләреннән җыйган. Молодцы димичә, ни диясең инде менә!

... Читать дальше »

Просмотров: 105 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 20.03.2023 | Комментарии (0)

Һәр ел саен язгы чәчүләр алдыннан уздырыла торган Нәүрүз бәйрәменең быелгысы да Алан авылында матур итеп узып китте. Электән килгән гореф-гадәтләр искә алынды, җыр-бию, уен-көлке мулдан иде, килгән кунаклар җылы ризык белән сыйланды.

Оештыручылар бәйрәмдә тәмле пловның спонсоры Илдар Фазылҗановка һәм плов пешерүче Заир Кинжаевка зур рәхмәтләрен җиткерә!

 

Просмотров: 127 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 20.03.2023 | Комментарии (0)

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез “Карга боткасы”. Борын-борында кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен көннәр җылынып гөрләвекләр ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы”дип атаганнар Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Менә быелда, 18март көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре кошларның җылы яктан кайтуын билгеләп үттеләр. Укучылар белән “Түгәрәк”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы”уеннары уйналды. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Урамда казанда ботка пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр барысыда( олысы да, кечесе дә) ботка белән сыйландылар.

... Читать дальше »

Просмотров: 102 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 20.03.2023 | Комментарии (0)

Вход на сайт

Поиск

Календарь
«  Март 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Архив записей

Друзья сайта