18 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 2023 ел - Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы уңаеннан балалар белән “Гаиләмнең кадерле ядкаръләре” дигән хәтер кичәсе үткәрделәр һәм ул гаилә ядкарьләренә багышланган иде. Безне, ерак бабаларыбыз белән тоташтыручы булып торган ядкарьләр – ул серле. сандыкларда сакланган сөлгеләр, чулпылар, калфаклар, күп гаиләләрдә өйнең иң. кадерле урынында сакланган Коръән, шамаиль, савыт-саба һ.б. Болардан тыш. күп гаиләләрдә гаилә ядкаре булып фотолар тора. Әлеге әйберләр белән балалар бик кызыксындылар, сораулар биреп бик мәгълумат тупладылар.
![](https://sun9-57.userapi.com/impg/Ceqen04hLpmCUzHNfXeh4xdwekauZjO4zQa4QQ/JqkhX1iPvl8.jpg?size=1280x1280&quality=95&sign=6df4fb6d67ecf7a9ba65323062213e4d&type=album)