Күкчә авылы клубында район мәдәният йорты директоры, режиссер Нәгыймова Фирдәвес Мансур кызы белән берлектә Пушкин картасы проекты
кысаларында «Сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче адымнар» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Иң беренче, балалар белән
пьесаларның нинди жанрларда булулары турында фикер алыштылар. Шулай ук дөрес итеп сулыш алу кагыйдәләрен өйрәнделәр. Бу күнегү артистларга
ачык, дөрес дикция һәм сөйләмнең аңлаешлылыгы өчен кирәк. Дәрес барышында балалар үзләрен актерлык осталыгында сынап карадылар.
Сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, тавышларын үзгәртергә, гәүдә белән ничек идарә итәргә икәнен аңладылар.