Сабыйлар өчен махсус август ахырында балалар бәйрәме үткәрү Күкчә авылында матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Күкчә авылының сабантуй мәйданы иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелгән иде. Әлеге бәйрәмнең максаты - беренче чиратта балаларга күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү.Көне дә бик матур иде. Кояшның үтәли кыздыруы да бу көнне беркемне дә куркытмады. Әти-әниләрен, әбиләрен кулларыннан җитәкләгән бала-чага тизрәк Сабантуе мәйданына ашыкты.Бәйрәм булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз, көрәшсез буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручы, аниматор- Майя исемле бал корты игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды.Кемдер тизрәк, күз бәйләп бүләк кисүгә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Ә көчлеләр бил алышырга тотынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Уеннар арасында сабынлы күбекләр астында бию дә оештырылган иде.<
...
Читать дальше »