Четверг
19.09.2024
04:11
Приветствую Вас Гость
RSS
 
МБУ «Районный дом культуры» Тюлячинского МР
Главная Регистрация Вход
»
Меню сайта

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0


13:33
новости

Сабыйлар өчен махсус август ахырында балалар бәйрәме үткәрү Күкчә авылында матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Күкчә авылының сабантуй мәйданы иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелгән иде. Әлеге бәйрәмнең максаты - беренче чиратта балаларга күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү.Көне дә бик матур иде. Кояшның үтәли кыздыруы да бу көнне беркемне дә куркытмады. Әти-әниләрен, әбиләрен кулларыннан җитәкләгән бала-чага тизрәк Сабантуе мәйданына ашыкты.Бәйрәм булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз, көрәшсез буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручы, аниматор- Майя исемле бал корты игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды.Кемдер тизрәк, күз бәйләп бүләк кисүгә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Ә көчлеләр бил алышырга тотынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Уеннар арасында сабынлы күбекләр астында бию дә оештырылган иде.
Уен-көлке, биюләрдән тыш, балалар бәйрәмдә кайнар пылау, тавык итеннән шашлык һәм күп төрле җиләк- җимеш белән сыйландылар. Шулай ук, баллы поп- корн, тәмле мамыклардан авыз иттеләр. Җәйнең бер көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.

Просмотров: 44 | Добавил: rdk_2001 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт

Поиск

Календарь
«  Август 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

Архив записей

Друзья сайта