2 июльдә Айдар авыл сабантуй майданында балалар Сабантуе булды. Милли уеннар һәм ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм күп уңайлык китерде. Сабантуй мәйданында музыка уйнады, бәйрәм кәефе тудырды. Чараның кызыклы һәм бай күңел ачу программасы барлык катнашучылары “Кашыкта йомырка белән йөгерү”, “Чүлмәкне вату”, “Капчык киеп йөгерү”, шулай ук “Кем көчлерәк ” барлык катнашучылар да ике төркемгә бүленеп аркан тарттылар. Балалар Сабантуе катнашучыларга җәй дәвамында энергия һәм яхшы кәеф таратты.