Табигать-чын сәламәтлек. Анда организмга күп авыруларны җиңәргә ярдәм итүче кыйммәтле матдәләр яшеренгән. Табигатьнең иң якты вәкилләренең берсе-дару үсемлекләре. Кешелек тарихы сәламәтлекне саклау һәм авыруларны дәвалау өчен дару үсемлекләрен көнкүрештә куллану буенча зур тәҗрибә туплады. Бу темага мөрәҗәгать итүнең актуальлеге шунда ки, бүген дә дару үсемлекләре кыйммәтле даруларны алыштырып, төрле авыруларны дәвалауда киңрәк кулланыла. Шуңа күрә кайвакыт дару үсемлекләре хәзерге препаратлардан нәтиҗәлерәк була. Дару үләннәре белән танышу максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 4 июль көнне төрле сыйныф укучылары белән “ Табигать - иң яхшы даруханә” дигән исем белән тәрбия сәгате үткәрделәр.