Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кебек туганлык җепләрен саклаучылар, ни кызганыч, хәзерге вакытта бик сирәк. Бер-берсеннән ерагаеп, туганлык хисләрен онытып, беркем белән аралашмыйча яшәүчеләр артканнан-арта бара түгелме? Туганнарыбыз белән дус-тату яшәү, аларның хәлләрен белеп тору, аларга кунакка йөрү, көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузу һәр мөселманның бурычы булып тора. Туганнар белән дус яшәүнең җәннәткә керүгә бер сәбәп икәнен һәркайсыбыз белеп торсак иде. Туганнар белән дус-тату яшәүнең бу дөньябыз өчен дә бик күп файдалары бар. Әйтик, ризыгыбызның мул булуы һәм гомеребезнең озын, бәрәкәтле, хәерле булуы да туганнар белән аралашып яшәвебез сәбәпле .Шуларны яшьләргә аңлату максатыннан 14 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туганнарга хөрмәт белән кара”-дигән исем астында әңгәмә үткәрделәр.
...
Читать дальше »