Воскресенье
08.09.2024
05:57
Приветствую Вас Гость
RSS
 
МБУ «Районный дом культуры» Тюлячинского МР
Главная Регистрация Вход
»
Меню сайта

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0


11:46
новости

Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кебек туганлык җепләрен саклаучылар, ни кызганыч, хәзерге вакытта бик сирәк. Бер-берсеннән ерагаеп, туганлык хисләрен онытып, беркем белән аралашмыйча яшәүчеләр артканнан-арта бара түгелме? Туганнарыбыз белән дус-тату яшәү, аларның хәлләрен белеп тору, аларга кунакка йөрү, көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузу һәр мөселманның бурычы булып тора. Туганнар белән дус яшәүнең җәннәткә керүгә бер сәбәп икәнен һәркайсыбыз белеп торсак иде. Туганнар белән дус-тату яшәүнең бу дөньябыз өчен дә бик күп файдалары бар. Әйтик, ризыгыбызның мул булуы һәм гомеребезнең озын, бәрәкәтле, хәерле булуы да туганнар белән аралашып яшәвебез сәбәпле .Шуларны яшьләргә аңлату максатыннан 14 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туганнарга хөрмәт белән кара”-дигән исем астында әңгәмә үткәрделәр.

Просмотров: 63 | Добавил: rdk_2001 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт

Поиск

Календарь
«  Июль 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Архив записей

Друзья сайта