Воскресенье
08.09.2024
05:15
Приветствую Вас Гость
RSS
 
МБУ «Районный дом культуры» Тюлячинского МР
Главная Регистрация Вход
»
Меню сайта

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0


09:22
новости

17 июльдә Россия Берләшкән фольклор көнен бәйрәм итә. Айдар авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Бишек җырлары" фольклор бәйрәме үтте. Һәрбер ана баласын йоклатканда бишек җырларын көйләп йоклата, яратуын,йөрәк җылысын моңлы көй аша җиткерергә тырыша. Бишек җырлары, халык поэзиясендә популяр булган махсус лирик жанр. Фольклорның иң борынгы жанрларының берсе. Инглиз теленнән тәрҗемә ителгән "фольклор" сүзе "халык зирәклеге" дигәнне аңлата.
Кичәдә моңлы бишек җырларын җырладылар һәм баланы бишектә тирбәтеп йоклату серләрен өйрәнделәр, халык җырларын башкардылар һәм бишек тирәсендә кайнаштылар, кызыксынып бишектәге "яшь сабый бала"ны кулларына алып сөеп карадылар. Мәкальләр әйтеп, табышмаклар чишеп, татар халык әкиятләрен сөйләтеп, халык уеннары уйнатып, балаларга күңелле чара оештырылды. Әлбәттә, бәйрәм чәй белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашкан Һәр балага тәм- том таратылды. Истәлеккә фотоларга төшелде.
Фольклор халык тарафыннан тудырылган! Шуңа күрә, мәдәният хезмәткәрләре, гореф-гадәтләребезне истә тотарга һәм хөрмәт итәргә һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш!

Просмотров: 40 | Добавил: rdk_2001 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт

Поиск

Календарь
«  Июль 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Архив записей

Друзья сайта