11:15 Новости сайта | |
1нче февраль көнне Баландыш мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, терроризмга каршы “Үзеңнең һәм башкаларның тормышын сакла” дигән әңгәмә уздырылды. Чара барышында укучыларга терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе турында сөйләнде. Шулай ук соңгы елларда дөньяда булган террорчылык актлары да искә төшерелде. Укучыларны вакыйгалар язмалары белән таныштырып, террорчыларның рәхимсезлеге һәм кешелексезлеге, спецназ, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең батырлыгы, балаларның куркуы турында сөйләшенде. Чара азагында балаларга, теләсә нинди ситуацияләрдә уяу һәм сак булу өчен, “Террорга каршы белешмәлек” таратылды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |