2 февральдә илебез Россиянең иң мөһим хәрби дан көнен — Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулуны билгеләп үтә. Сталинград сугышы-совет сугышчыларының патриотизмы һәм массакүләм батырлыгы турында иң ачык дәлилләрнең берсе. Сталинград-герой шәһәр, батыр һәм кыю кешеләр шәһәре. Шуңа күрә сугыш турындагы хәтер кешеләрнең күңелләрендә мәңгегә сакланып калды. Сталинградны саклаучыларның батырлыгы тарих битләрендә мәңге балкып торачак. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә "Сталинград сугышы - халык батырлыгы" дигән батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге чараның максаты үз илеңнең тарихын яхшырак белергә ярдәм итү һәм Җирдә тынычлык яулаган кешеләргә мәңге рәхмәтле булу.
2 февраля наша страна отмечает самую важную дату воинской славы России — 80 лет со дня разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. Сталинградская битва является одним из ярчайших свидетельств патриотизма и массового героизма советских воинов. Сталинград - это город-герой, город мужественных и отважных людей. Поэтому память о битве всегда будеть сиять яркой звездой. Подвиг защитников Сталинграда яркой звездой будет вечно сиять на страницах истории. К этой памятной дате в Среднемешинской сельской библиотеки совместно с клубом был проведен урок мужества “Сталинградская битва-подвиг народа”. Цель данного мероприятия -помочь лучше узнать историю своей страны и навсегда сохранить в сердце благодарность к людям, завоевавшим мир на Земле.