4 март көнне Олы Мәтәскә һәм Олы Кибәхуҗада “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан районыбызда узучы фестиваль-конкурс кысаларында яшьләр концерт программасы тәкъдим итте. Олы Мәтәскәдә узган концертта бүгенге көндә махсус хәрби операциядән ялга кайткан Валиахметов Илназ да авылдашларын сәламләде.
Ике җирлектә дә чара зур оешканлык белән узды, берсеннән-берсе талантлы яшьләр җыр-моңга, биюгә осталыкларын күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез: әлеге фестиваль районыбызда яшәүче яшьләрнең рухи һәм иҗади үсешенә ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Киләсе концерт 11 февраль көнне Узәк авыл мәдәният йортында узачак, ә 25 март көнне ике ай дәвамында барган фестивальнең район мәдәният йортында гала-концерты узуы көтелә.
|