21 март көнне Азия дәүләтләрендә яшәүче мөселман кардәшләребез иң олы һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсен, язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәмен каршылый.
Мисал өчен, кичә әлеге күңелле бәйрәм Олы Нырсы һәм Караширмә авылларында үтте, бүген исә чират Баландыш белән Айдар авылларына күчте. Баландыштагы бәйрәм муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләве белән башланып китсә, Айдар авылындагы халыкны, үзешчән артистларны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин сәламләде.
|