08:18 Новости сайта | |
Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме дә килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган, тынычлыкка, матурлыкка өндәүче игелек һәм дуслык бәйрәме. 19нчы март көнне Баландыш авылында да бу бәйрәм зурлап, матур һәм оешкан төстә уздырылды. Әлеге күңелле чара муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләве белән башланып китте һәм үзешчән артистлар чыгышлары, күңелле уеннар, бәйгеләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән һәркем – олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. | |
|
Всего комментариев: 0 | |